Бу хакта "Татарстан" ДТРК корреспондентына Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
"Демография" милли проекты составына биш федераль проект керә, аларны тормышка ашыруда Татарстан Республикасы катнаша:
- "Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү";
- "Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын тудыру";
- "Өлкән буын";
- "Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту";
- "Спорт - тормыш нормасы".
Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, "Демография" милли проектының максаты – халык санының тотрыклы табигый үсешен тәэмин итү, шулай ук сәламәт яшәү дәвамлылыгын арттыру, эшкә яраклы яшьтәге халыкның үлем санын киметү, туучылар санының суммар коэффициентын арттыру.
2019-2021 елларда Татарстан Республикасында "Демография" милли проекты чараларын финанслауның гомуми күләме 6,9 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән 5,7 млрд.сум федераль бюджеттан һәм 1,2 млрд. сумТатарстан Республикасы бюджеты хисабына.
2019 елда "Демография" илкүләм проекты буенча тулаем финанслау күләме 1,6 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән 1,2 млрд сум – федераль бюджеттан һәм 408,4 млн сум Татарстан Республикасы бюджеты хисабына.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү министры әңгәмәсен ГТРК «Татарстан» сайтында карарга мөмкин.