Бүген Әлмәт муниципаль районының Яшьләр үзәгендә Социаль хезмәткәр көнен билгеләп үттеләр.
Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Әфләтунова Роза Егоровна социаль учреждение хезмәткәрләрен социаль хезмәткәрләр көне белән котлады. Бүләкләнүчеләргә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының Мактау грамоталарын тапшырды.
Социаль яклау идарәсе башлыгы К.Гиматдинова хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, бүләкләнүчеләргә социаль яклау идарәсенең Мактау грамоталарын тапшырды.
Шулай ук чарага социаль хезмәтләрнең элеккеге хезмәткәрләре чакырылган иде, аларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.
"Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм "Ветеран" инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль яклау идарәсе җитәкчелегендә хезмәткәрләрнең үз куллары белән ясалган кул эшләнмәләре конкурсы оештырды. Мөдирләр, социаль эш буенча белгечләр һәм социаль хезмәткәрләр арасында бик талантлы кешеләр бар.Алар барысы да кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.