"Наз" приютында тәрбияләнүчеләр балта һөнәрен үзләштерә

2019 елның 11 июне, сишәмбе

10нчы июнь көнне Әгерҗенең "Наз" приютында тәрбияләнүчеләр "Оста куллар" түгәрәгендә яңа эш коралы - ышкы һәм аның белән эшләү алымнарын үзләштерделәр.

Алар бу ышкының, осталарның  борынгы эш коралы икәнен белде, соңрак аның түгәрәк йөзле пычак белән бүрәнәнең кабыгын чистартуын аңладылар.  Балта осталары бу эш коралын үз һөнәрләрендә еш куллана.

Хезмәт буенча инструктор Александр Егоров җитәкчелегендә 12-15 яшьлек 6 бала бүрәнәне ышкы белән эшләргә өйрәнде. Дүрт нарат бүрәнәсеннән үз көчеләре белән  төрле зурлыктагы ике турник ясап куйдылар, эшләреннән канәгать калдылар һәм шундый корал белән эшләргә өйрәнүләренә шатландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International