Минзәләдә дәүләт бәйрәме уңаеннан викторина үткәрелде

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Дәүләт бәйрәме алдыннан Минзәлә халыкка социаль ярдәм комплекслы үзәгенең өйдә социаль эш буенча белгече Лилия Гурьева "Яраткан Росссиям" дигән викторина оештырды. М. Җәлил исемендәге паркта узган чарада катнашучылар "Сәламәтлек " клубы әгъзалары.

Катнашучылар тематик сорауларга актив җавап бирде, Ватан турында белемнәрен күрсәтте, Россия турында мәкальләр һәм әйтемнәр хәтерләрендә яңарттылар. Викторина тәмамланганнан соң чарада катнашучылар төп дәүләт символларының берсе – Россия флагы янында белән гомуми фото ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International