Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Энергетик” мәдәният сарае иҗат коллективының Россия көненә багышланган концерты булды.
Чараның максаты: бәйрәм атмосферасы, патриотик хисләр: Ватанга хөрмәт, мәхәббәт һәм тугрылык өчен шартлар тудыру иде.
Концерт программасын сәнгать җитәкчесе һәм алып баручы Рөстәм Фәттахов социаль хезмәт алучыларны мөһим дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлады. Бу көннең милли бердәмлек, тынычлык, гражданнарның үзара аңлашу, күпмилләтле Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы булуын теләде.
Шәһәрнең популяр артистлары: Илсөяр Зарипова, Федор Кузнецов, Марсилия, Инсаф Хәмидуллин тамашачыларга Россия, Ватан, туган як турында иң матур чыгышларын тәкъдим иттеләр. Артистларның һәр чыгышын тамашачылар җылы һәм көчле алкышлар белән кабул итте. Милли көйләр яңгырагач, социаль хезмәтләр алучылар хәтта биеде.
Социаль хезмәт алучылар артистларга рәхмәт сүзләре һәм ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар теләде. Чара ахырында алар кунаклардан, 12 июнь көнне “Россия – безнең илһам!” дип аталган концертка чакыру алдылар.
Чарада 32 кеше катнашты.