"Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләр теш табибы һөнәре турында мәгълүмат алды

2019 елның 11 июне, сишәмбе

"Һөнәри юнәлеш бирүче калейдоскоп. Һөнәрем минем хыялым" программасын тормышка ашыру уңаеннан Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбиячеләр Ираида Мадиярова һәм Анжелика Пушкова "Безнең тешләр сәламәт булырга тиеш" темасына медицина сәгате оештырды.

Балалар теш табибы һөнәре турында презентация карадылар - аннан Россиядә теш даруларының кайчан барлыкка килүен, беренче бормашинаны кайчан уйлап табуларын, тешләрне элегрәк  һәм хәзер ничек дәвалаганын белделәр. Балаларга тешләрне дәвалаучы кешенең нинди шәхси сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләделәр. "Безнең заманда, болар барысы да сыйфатлы техника ярдәмендә эшләнә", - дип сөйли Ираида Мадиярова.

Медицина сәгатенең практик өлешендә балалар авыз куышлыгын карау кагыйдәләрен кабатладылар: теш җепләреннән файдаланырга өйрәнделәр, төрле теш пасталары белән таныштылар; өлкән яшьтәге яшүсмерләр кечкенәләргә теш щеткасын ничек дөрес файдаланырга кирәклеген һәм анда күпме паста булырга тиешлеген күрсәттеләр. Дәрес ахырында тәрбиячеләр викторина үткәрде, анда балалар теш табибы һөнәре турында белемнәрен ныгытты.

"Теш табибы"  һөнәре бүген бик абруйлы һәм кирәкле. Бу югары хезмәт хакы гына түгел, яхшы перспектива да. Алга таба  һөнәри яктан үсәргә һәм баш табиб вазифасын алырга, яки үзенең стоматология клиникасының хуҗасы булырга мөмкин", - ди тәрбияче Анжелика Пушкова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International