"Якын кешеләр" клубы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәе психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гражданнар өчен “Боҗрадан чыгу” дип аталган чираттагы дәрес үткәрде.
Дәреснең мәгълүмати өлешендә психолог катнашучыларга дисфункциональ гаиләләрдә һәр гаилә әгъзасы "уйный" торган рольләр турында сөйләде һәм аларның һәрберсен ачыклады.
Шулай ук психолог билгеләп үткәнчә, “рольле уен”нарга ата-аналар гына түгел, балалар да җәлеп ителә Кагыйдә буларак, балалар үзләренә ошаганнар белән дуслашалар, ата-аналар тибы буенча гаилә коралар. Шуннан соң психолог балаларның рольләрен санап үтте һәм тасвирлады.
“Бәйлелек” тестын узып, күп кенә катнашучылар балалар яки өлкәннәр гаилә рольләренең теге яки бу чалымнарын үзләрендә күрде. Шуңа күрә психолог аларга “Алкоголь эксперименты” дигән DVD-фильм карарга һәм Л. М. Зоринаның “Үпкәнең авырлыгы” “Хоровод”, “Мумияләр”, “Мин – ул мин, син – ул син” күнегүләрен башкарырга тәкъдим итте.
Чара ахырында психолог “Боҗрадан ничек чыгарга?” дигән мәгълүмати белешмәлекләр таратты.