Зәйнең "Шатлык" үзәге һәм влонтерлар арасында ышаныч климаты урнашты

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

7 июньдә Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан балигъ булмаган балаларны волонтерлык эшчәнлегенә әзерләү кысаларында Зәй муниципаль районының Яшьләр эшләре буенча Идарәсе тарафыннан оештырылган 8 волонтер өчен укыту тренингы үткәрелде.

Тренингның төп максатлары һәм бурычлары:
- волонтерлык профилактика эшчәнлегенә мотивация формалаштыру;
- иҗади сәләтләрен, коммуникатив күнекмәләрен үстерү;
- команда хасил итү һәм берләштерү.
Иреклеләр эшчәнлеге граждан җәмгыятен торгызуда мөһим роль уйный һәм заманча социаль проблемаларны хәл итүдә мөһим ресурс булып тора. Бүген нәкъ менә иреклелек дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәсе һәм нәтиҗәле инструментларының берсе булып тора.
Отрядта катнашучыларга "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында волонтерлык эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләделәр, шулай ук аларны "Волонтерлар – балаларга" Бөтенроссия акциясе белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International