Әлмәт Сабан туенда яшьләр һөнәр сайлый

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

8 нче июньдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Сабан туе бәйрәмендә катнаштылар. "Техничий" балалар мәйданчыгында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы тәкъдим ителде.

Төрле яшьтәге 20 бала "Профи тип" программасында һөнәр сайлау буенча компьютер тестын узды һәм "Каникулларда эш" компьютер уенында, хезмәт законнары нигезләренә өйрәтүне уен формасында башкардылар.

Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре бәйрәмгә килүчеләр арасында "Россиядә эш" порталы турында бәян иттеләр.

Шулай ук Сабан туйга килүчеләр нефть тармагының эшче һөнәрләрен пропагандалаучы махсус фотозонасы фонында истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International