"Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм" илкүләм проектында катнашучы Татарстан предприятиеләре персоналны федераль бюджет акчалары хисабына укыта ала. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанда узган киңәйтелгән киңәшмәдә хәбәр итте.
"Татарстан предприятиеләре үз хезмәткәрләрен укытуны оештыруга субсидияләр рәвешендә финанс чараларын алу мөмкинлегенә ия. Шул ук вакытта эш бирүче субсидия акчалары хисабына укуны мөстәкыйль оештыра. Җитештерү персоналын да, функциональ хезмәткәрләрне дә өйрәтү мөмкинлеге бар. Чынлыкта, сезнең предприятиенең теләсә кайсы хезмәткәре, әгәр дә аны укыту предприятиедә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ярдәм итсә, проектта катнашырга мөмкин", - диде ул.
Субсидияләү механизмы максималь уңайлы һәм гади. Субсидия алу өчен предприятиегә илкүләм проектта катнашучылар исемлегенә керергә һәм субсидия алуга гариза белән мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук республика бюджеты алдында бурычлар булмавын раслаучы документларны бирергә кирәк. Аннары мәшгульлек үзәге һәм предприятие арасында субсидия бирү турында килешү карала һәм төзелә.