Тукай районында мөмкинлекләре чикле балалар өчен Сабан туе узды

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

7 нче июньдә Тукай муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре район мәдәният бүлеге белән берлектә мөмкинлекләре чикле балалар өчен Сабан туе үткәрде.

Бәйрәм чарасында 110 бала, шул исәптән 50 инвалид бала катнашты.

Дәртле концерт номерлары, кызыклы аттракционнар, милли һәм спорт уеннары, призлар, тәм-томнар - болар барысы да бәйрәмне онытылмаслык итте. Төрле авыл җирлекләреннән килгән яшь талантлар, балалар иҗат коллективлары үзләренең матур җырлары һәм биюләре белән беркемне дә битараф калдырмады. Оештыручылар мәйданга килүчеләрнең берсен дә читтә калдырмады, аларны уеннарда катнаштырып, бүләкләр бирделәр.

8нче июнь көнне Әгерҗе районы “Наз” приютында тәрбияләнүче 10 бала, Красный Бор авыл җирлегендә оештырылган Сабан туе бәйрәмендә катнашты.  Алар үз көчләрен, җитезлекләрен бик күп ярыш һәм конкурсларда катнашып сынады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International