Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылары шәһәрнең Орган залыннан чакыру алды.
Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру, социаль яраклашу, авыруны җиңеп чыгуда булышлык һәм гаилә белән ял итүне оештыру иде.
Музыкотерапия авыруларны дәвалау һәм аны профилактикалауда иң шифалы терапия чарасы булып тора.
Социаль хезмәт алучылар үзләренең якыннары белән Камера оркестры Игорь Лерманның "Музыкотерапия: Вивальди һәм Моцарт" дигән концертын бик теләп тыңлады. Шифалы классик музыка тамашачыларда уңай эмоцияләр, күңелле истәлекләр, ассоциацияләр уятты. Аларның кәеф һәм сәламәтлек торышына уңай йогынты ясады.
Концерт "Бәхетле ял" әсәре белән тәмамланды. Социаль хезмәт алучылар тылсымлы музыка дөньясы белән танышуларына һәм мәдәни ял алудан канәгать калды.
Чарада 20 кеше катнашты.
7 июньдә Питрәч муниципаль районында "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Киселева Валентина һәм психолог Шалимова Фариза балалар шәһәрчеге территориясендә "Россия - минем туган илем" дигән асфальтта рәсем конкурсы үткәреде.
Чараның максаты: яшь буынны Россия патриотик традицияләрендә тәрбияләү.
Конкурста социаль адаптациягә мохтаҗ 22 балигъ булмаган бала катнашты. Балалар табигатьне һәм Россия флагын сурәтләде. Чөнки һәр бала үз илен белергә, яратырга һәм аның белән горурланырга тиеш.