"Яңарыш"та Дуслар көне

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

10 июньдә Халыкара дуслар көне уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр үзәге карамагындагы балалар өчен волонтерлар үсеше координация үзәге җитәкчесе Наталья Кулагина һәм 6 нчы урта мәктәпнең волонтерлар отряды социаль мәдәни чара уздырды.

Чараның максаты - бер-берсенә карата толерантлы мөнәсәбәт тәрбияләү юлы белән социаль-коммуникатив сыйфатларны ныгыту.

Тернәкләнүчеләр  ярышларда бик теләп катнашты, асфальтта рәсем ясадылар, сабын куыклары җибәрделәр. Алар Клоуннан иҗат өчен төрле  бүләкләр алды, шулай ук уңай эмоцияләр тупладылар һәм һәрчак авыр тормыш шартларында ярдәм итеп торучы дуслар таптылар.

Мондый чаралар яшьтәшләре белән аралашуга  яхшы тәэсир итә, балалар бер-берсенә ышанырга һәм хөрмәт итәргә, бертигез аралашуга өйрәнә, үзләрен тоту әхлакый нормаларын үзләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International