"Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приют карамагындагы балалар Яр Чаллы шәһәренең "PRO-танцы" заманча бию мәктәбенең хисап концертында катнашты.
Чыгыш ясарга кызлар бик теләп әзерләнделәр. Биюнең һәр элементы озак чарладылар. "Микс" исемле дәртле биюе килеп чыкты. Бию һәм музыка матурлыгы катнашучыларга һәм тамашачыларга ошады. Барысы да приютта тәрбияләнүче балаларның талантына һәм сәләтле булуына сокландылар.
Мондый чараларда катнашу балаларда эмоциональ эз калдыра, нечкә эстетик зәвык тәрбияли, яшь буынны гармонияле тәрбияләүдә мөһим роль уйный, рухи-әхлакый тәрбияне арттыра.