Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Татарстан нефтенең 60 еллык юбилее исемендәге шәһәр паркында барлык теләүчеләр өчен компьютер тесты оештырды.
Компьютер тестлары шәхси формада "Юнәлеш" методикасы буенча үткәрелде. Әлеге тест "Кеше-кеше", "Кеше-билге", "Кеше-техника", "Кеше-табигать" һәм "Кеше-сәнгать образы" юнәлешләрендә һөнәр сайлау өлкәсен билгеләргә мөмкинлек бирә.
Тест нәтиҗәләре сайлап алынган эшчәнлек өлкәсен һәм һөнәри белем дәрәҗәсен исәпкә алып, тестлана торган һөнәрләр исемлеген үз эченә ала. Барлыгы 7 бала тест узды.
Шулай ук балалар "Профитип" компьютер уенын уйнады. Уен балаларга эшкә урнашу өлкәсендә үз хокукларын һәм бурычларын белергә өйрәтә. Бу уенда иң мөһиме – уйнаучыга хезмәт законнары аспектларын үтәү: ул тиешле килешү төземичә эшкә керешә алмый, эш режимын боза алмый. Уенга төгәл максатлар кую, уенның мөмкин булган барлык вариантларын үтәргә стимул бирә.