6 июньдә бөтен ил Пушкин көнен билгеләп үтә. Бу көнне Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать”мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге балалары өчен балалар китапханәсендә "Әкият артыннан әкият" дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде.
Китапханәче Гатауллина Зөлфия балаларга шагыйрьнең балачагы, аның гаиләсе һәм шагыйрьнең иҗаты турында сөйләде.
Соңыннан балалар актив рәвештә викторина сорауларына җавап бирде, яраткан шагыйрьнең шигырьләрен бик теләп укыдылар, "Яраткан әкият битләре буйлап" дигән видеофильм карадылар. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында да Пушкин көнен билгеләп үттеләр. Элеге көн урыс халкының бөек шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган көненә багышланган. Аның әсәрләре барлык милләт кешеләрен берләштерә, шигырьләре уннан артык милләт теленә тәрҗемә ителгән. .
Китапханәдә шагыйрьгә багышланган шигъри кичә узды. Интернатта яшәүче Белобородов Сергей шагыйрьнең шигырьләрен укыды.
“Пушкин һәм вакыт” дип аталган презентация карау да оештырылган иде, анда шагырьнең шигырьлре яңгырады.