"Яңарыш" үзәге карамагындагы балалар туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне котлады

2019 елның 7 июне, җомга

6 нчы июньдә Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Җәйге туган көн" социаль-мәдәни бәйрәм оештырылды.

Чараның максаты коллективта яхшы психологик климат булдыру, иҗади сәләтләрне, коллектив эшчәнлек күнекмәләрен үстерү.

Балалар клоун белән бергә күңелле аттракционнарда актив катнашты, җәйге айларда туган көннәрен билгеләп үтүчеләргә иң матур теләкләрен белдерделәр

Мондый чаралар тернәкләндерү процессына уңай йогынты ясый, балалар коллективының туплануына ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International