Бөгелмә мәшгульлек үзәгендә балигь булмаган балаларны укудан буш вакытта, каникул чорында эшкә урнаштыру өчен махсуслашкан ярминкә узды.
14–18 яшьлек балигъ булмаган гражданнарны укудан буш вакытта, шулай ук җәйге каникул чорында вакытлыча эшкә урнаштыру максатыннан, Бөгелмә шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә әлеге категория гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе булып үтте.
Вакансияләр ярминкәсендә шәһәрнең 22 оешмасы катнашты, 118 мәктәп укучысын җәйге каникул чорында, укудан буш вакытта вакытлыча эшкә урнаштыру максатыннан, эш урыннары тәкъдим иттеләр.
Аларга шулай ук оешмада эшләү һәм хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында да сөйләделәр.
Ярминкә барышында мәгълүмати материаллар: Мәшгульлек үзәге эшчәнлегенең төрле юнәлешләре турында сөйли торган брошюралар, язулар, буклетлар да таратылды.