"Изгелек"тә даруларны кабул итү кагыйдәләрен искә төшерделәр

2019 елның 7 июне, җомга

Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә табиб-терапевт Галина Дилмөхәммәтова “Дару препаратларын кабул итү кагыйдәләре. Антибиотиклар, супербактерияләр белән көрәш” дигән темага әнгәмә үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның дару препаратларын  дөрес куллана белүләре, аларны кабул итү кагыйдәләрен үтәүләре, препарат кушылмалары белән таныштыру.

Дару ассортименты шактый һәм даими киңәя бара. Дарулар белән  файдаланганда аерым игътибар таләп ителә. Күп кенә дару препаратлары табиб киңәшләре буенча гына кулланылырга тиеш. Дару препаратын кабул итәр алдыннан, аңа беркетелгән инструкцияне игътибар белән, сатып алганчы ук өйрәнергә кирәк.

Табиб-терапевт антибиотикларны кабул итү кагыйдәләренә, аларны тиешсез куллануның организмга тискәре йогынты ясавына аерым игътибар итте, бактерияләрнең иң куәтле антибиотикларга тиз җайлашуы турында мәгълүмат бирде.

Чара ахырында социаль хезмәт алучылар үз сорауларына  дөрес  җаваплар алды, мондый әңгәмәләрне ешрак үткәрергә тәкъдим иттеләр.

Чарада 21 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International