Питрәч муниципаль районы “Шатлык” социаль приютында балигъ булмаган балаларны туган гаиләсенә кайтару, авыр тормыш хәлендәге балалар өчен гаиләне саклап калу максатыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре белән тыгыз эш алып барыла.
7 июньдә Питрәч мунципаль районының “Шатлык" социаль приюты базасында социаль-тернәкләндерү консилиумының утырышы узды. Бу чарада Биектау районы консилиум әгъзалары һәм приют белгечләре катнашты. Утырышта балалары “Шатлык” приютында реабилитация узучы 5 гаилә тикшерелде. Шулай ук гаилә белән эшләү нәтиҗәсе барланды, яшүсмерләрне тәрбияләү эшчәнлеге буенча мәсьәлә күтәрелде, әти-әниләргә киңәшләр бирелде.