Казанда "Без бергә!" проектының гала-концерты узды

2019 елның 7 июне, җомга

6 июнь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында тәрбияләнүчеләр ТР Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Милосердие " хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең инклюзив иҗади хәйрия проектында катнашты.

Катнашучыларны һәм кунакларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова сәламләде. Гала-концертта махсус мәктәпләр һәм балалар интернат-йортларында тәрбияләнүчеләр республиканың иҗат коллективлары белән берлектә, шул исәптән "Фантазия" шәһәр хатын-кызлар джаз-оркестры, "Салават күпере" халык бию ансамбле, "!La Primavera" Казан камера оркестры, Игорь Крутойның Популяр музыка академиясе һәм башкалар чыгыш ясады.

Финалист-учреждениеләгә кирәкле җиһазлар алу өчен сертификатлар тапшырылды. Югары Утар һәм Дербышкино балалар интернат-йортларының музыка җитәкчеләре республикада социаль инклюзияне үстерүгә керткән өлешләре һәм тәрбияләнүчеләрне социомәдәни реабилитацияләүдә актив катнашулары өчен ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International