Теләче районы "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә бүгенге көндә 152 өлкән кешегә 20 социаль хезмәткәр хезмәт күрсәтә.
Социаль хезмәткәрләрнең эш сыйфатын тикшерү өчен, шулай ук өлкәннәргә бер тапкыр күрсәтелә торган социаль - көнкүреш хезмәт күрсәтү өчен “Мобиль бригада” авыл җирлекләренә чыкты. Алар Югары Кибәхужа, Олы Нырсы авыл жирлекләрендә булды. 79 өлкән кеше социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә теркәлгән. Аларның һәрберсе барланды. Социаль хезмәткәрләргә карата кисәтүләр ачыкланмады.