"Наз" приютында тәрбияләнүчеләр Александр Пушкин иҗаты буенча радиотапшыру әзерләде

2019 елның 7 июне, җомга

6нчы июньдә А.Пушкинның туган көне  билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Әгерҗе районы "Наз" социаль  приютында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре Эмилия Сөләйманова һәм Лидия Ефимова җитәкчелегендә   “Пушкин көне “ проекты әзер иде.

12-14 яшьлек балалар төркеме "А.С.Пушкин әкиятләре" дигән темага радиотапшыру әзерләде, ә балалар әкиятләр буенча рәсемнәр ясадылар.

Кич "Рукавичка" театр студиясендәгеләр балалар өчен "Алтын балык" әкиятеннән өзекләр тәкъдим итте. Балалар рәхәтләнеп тамаша карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International