5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көне уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр реабилитация үзәгендә "Планета - безнең йортыбыз, без анда хуҗа!" квест-уен уздырылды.
Чараның максаты-әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш формалаштыру, карта-схема буенча киңлектә ориентлаша белүне үстерү, гомуми бурычларны күмәк чишү юлы белән социаль-коммуникатив сыйфатларны ныгыту һәм уңай эмоциональ кәеф булдыру.
Балаларга маҗаралы уен-сәяхәтче бик ошады. Реабилитантлар карта буенча уңышлы ориентлашты, бик теләп биремнәрне үтәделәр, табигать өчен борчылдылар, аны чүп-чардан, явызлардан саклап калырга тырыштылар, җитезлектә һәм тизлектә ярыштылар. Уен ахырында тырышлыклары өчен Табигать пәрие балаларга яшь сакчылары дигән медальләр тапшырды.
Мондый чаралар тернәкләндерүдә һәм балалар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә яхшы чагылыш таба, коллективны берләштерүгә ярдәм итә, кәефне күтәрә һәм үз-үзеңне бәяләү сәләтен арттыра.