Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1нче филиал китапханәсе белгече Рәмзия Фәхретдинова "#Бөеккешеләриле” проекты кысаларында, Россия көненә багышланган "Рус сөйләмен, бөек рус сүзен без саклыйбыз!" дигән интеллектуль уен уздырды.
Чараның максаты: ватанпәрвәрлек, рус мәдәни мирасы өчен горурлык хисе үстерү һәм туган телгә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.
Интеллектуаль уен телдән иҗат итүнең төрле жанрларыннан торды, анда мәкальләр, әйтемнәрне дәвам итү, рус теле сүзе һәм сөйләме турында табышмаклар чишәргә кирәк иде. Катнашучылар "Рус телен саклап калуга үз өлешеңне ничек кертергә мөмкин? дигән сорауга җаваплар тапты.
Бөек рус сүзе турында чара Л.Н.Толстой, А.А.Ахматова, И.С.Тургенев, А.И.Куприн һәм башка язучыларның шигырьләре белән үрелеп барды.
Очрашуны китапханәче И.С.Тургеневның: "Безнең телне саклагыз, безнең матур рус теле - ул хәзинә, ул безгә бирелгән байлык!" дигән сүзләр белән тәмамлады.
Катнашучылар кызыклы һәм төрле биремнәрдән канәгать калды, рус сүзлегенә карата кызыксыну белдерделәр.
Залны бизәүдә "#Бөеккешеләриле!" постерлары һәм "Алтыннан коелган сүзләр" дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә кулланылды. Чарада 20 кеше катнашты.