31 майда, Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, Чистай муниципаль районының күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм опекун гаиләләрендәге балалар "Әкият " курчак театрына сәфәр кылды. Мавыктыргыч сәфәрне "Хәйруллин фонды" хәйрия оешмасы оештырды.
1 июньдә Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре шулай ук читтә калмады. Чистай шәһәренең Скарятин бакчасында белгечләр балалар өчен төрле конкурслар, уеннар оештырдылар. Һәр бала бәйрәмнән кечкенә генә бүләк һәм яхшы кәеф белән китте.
Теләче "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Ирекле волонтер” оешмасы белән берлектә Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмгә “Балалар тормыш чәчәге” исемле бәйрәм чарасы үткәрде.
Бу көнне кунакларны әкият персонажлары каршы алды. Белгечләр төрле уеннар һәм күңел ачу оештырдылар. Балалар өчен иң төп күңел ачу асфальтта рәсем ясау булды. Чара ахырында барлык балалар да бүләкләр алдылар.
Чистай муниципаль районының күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм опекун гаиләләрендәге балаларны "Хайруллин хәйрия фонды" тарафыннан оештырылган Казан шәһәренең "Әкият" курчак театрына алып бару күркәм традициягә әверелде. Балалар Казан шәһәрендә "Сабый һәм Карлсон" спектаклен карадылар, бүләкләр һәм күтәренке алып кайттылар.
Түбән Каманың "Балкыш" приютында Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Быел 1 июнь көнне ул "Балалар көлергә тиеш" дигән шигар белән узды. Бәйрәм чарасының максаты - музыкаль-уен эшчәнлеге ярдәмендә балаларның бәйрәм турында күзаллауларын киңәйтү, аларда шатлыклы, күңелле кәеф булдыру һәм аларны иң якты һәм игелекле бәйрәм белән котлау.
Музыкаль, уенлы программа, үз эченә бик күп кызыклы табышмаклар, күңелле уеннар, яхшы җырлар, дәртле биюләр сыйдырган. Ә бәйрәмнең күркәм үзенчәлеге - Кнопка һәм Клепочка иде. Залда даими рәвештә балалар көе яңгырады.
Ә Доктор Айболит, малайлар һәм кызларны карап, алар белән төрле сынаулар үткәреп, "Балалар җәйгә әзер!" дигән карар чыгарды.
Бәйрәм программасы ахырында һәркемне тәмле торт, татлы сюрприз һәм төрле бүләкләр көтә иде.
Хушлашу вакытында клоуннар балаларга яхшы ял, кызыклы очрашулар, теләкләрнең тормышка ашуын һәм күтәренке кәеф теләделәр.
"Мондый чаралар, бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәт, хезмәттәшлек, шулай ук тормыштан сөенә һәм бер-берсенә шатлык кына бүләк итә белүне тәрбияли", - дип нәтиҗә ясады педагоглар Галия Зайцева, Гөлназ Курмакаева, Антонина Иванова, Светлана Козлова.