Питрәчтә ведомствоара тикшерү уза

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Питрәч муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан 5 июньдә хокук бозуларны профилактикалау системасы хезмәтләре вәкилләре белән ведомствоара сәфәр оештырылды.

Тикшерүнең максаты социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балаларның торак-көнкүреш шартларын, опекунлык, тәрбиягә алган гаиләләрне тикшерү һәм өйрәнү.

Барлыгы Күн, Иске Йорт, Татар Казысы, Питрәч, Олан иле авылларында 11 гаилә тикшерелде, аларда 17 балигъ булмаган бала яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International