Ел саен 6 июньдә бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көнендә Пушкин һәм рус теле көнен билгеләп үтелә.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен "Рус шигърияте яктысы" дигән шигърият сәгате үткәрде.
Чара башында хезмәт буенча инструктор Жукова Марианна интернат-йортта яшәүчеләргә Югары Ослан авылы урамнарының берсе Александр Сергеевич Пушкин исемен йөртүен искә төшерде. Шагыйрьнең тормыш, иҗат юлы һәм рус әдәби теленә нигез салуы турында сөйләде. Аннан соң җыелучылар шигъри конкурста актив катнашты, анда укылган юллар буенча әсәрнең исемен искә төшерделәр.
Әлеге чара социаль хезмәт алучылар күңелендә иң уңай тәэсир калдырды, ул аларның бөек шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турындагы белемнәрен тулыландырды һәм Пушкин шигъриятенең гаҗәеп дөньясына үтеп керергә мөмкинлек бирде.