Россиядә узучы балачак унъеллыгы уңаеннан Балалар туризм елына багышланган “Яшь туристлар” иҗади эшләр күргәзмәсен Түбән Кама "Веста" үзәге хезмәт буенча инструкторлары Лариса Евстратьевой һәм Гүзәл Галиуллина оештырды. Анда социаль ярдәм күрсәтүдә торучы 5-13 яшьлек 25 бала катнашты.
Максаты: Россиядә балалар туризмын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру.
Дәрес башында балалар белән сәяхәткә баруның нәрсә икәнлеген, кешеләр походка нинди максат белән йөрүләрен, нинди кием-салым уңайлы булуы турында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәдән соң катнашучыларга “Балалар туризмы балалар карашыннан” композициясен әзерләүдә иҗади эшләр конкурсында катнашырга тәкъдим ителде.
Кул эшләре ясау барышында балалар фантазияләрен һәм сәләтләрен күрсәтте. Һәркем бер-берсе белән үз хис-кичерешләре һәм күнекмәләре белән уртаклашты. Балалар пластилин, төсле һәм ак картон, ташландык материал, гуаш буяулар, карандашлар кулланып композиция ясады. Шул рәвешле, балалар аерым детальләрне тоташтырырга өйрәнделәр, кул эшләнмәсендә булган вак детальләрен декор өчен ничек кулланырга кирәклеген белделәр.
Эш тәмамланганнан соң катнашучылар дусларына үз эшләнмәләрен ясау буенча мавыктыргыч процесс турында сөйләде. “Веста” үзәге фойесында матур итеп бизәлгән эшләрдән күргәзмә оештырылды.