3 июньдә, Яр Чаллы шәһәре "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен приют территориясендә "Салават күпере" ("Радуга") җәйге сәламәтләндерү лагере ачылды.
Балалар лагере - баланың иҗади потенциалын ачу өчен менә дигән урын. Мавыктыргыч һәм кызыклы программа балаларга күңел ачырга, аларның тормыш энергиясен һәм сәламәтлеген ныгытырга мөмкинлек бирә.
Приют карамагындагы балалар күңелле һәм иркен шартларда ял итәчәк, шәһәрнең мәдәни-күңел ачу учреждениеләрендә булачак, төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашачак. Лагерь сменасы ачылышында балалар өчен вожатыйлар куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрделәр, балалар үзидарәсе органы булдырдылар. Балалар үз отрядларының кызыклы исемнәрен һәм девизларын уйлап тапты.
Җәйге лагерьда яшүсмерләр өчен "Ял һәм хезмәт янәшә яши" программасы буенча хезмәт сменасы оештырылды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша 14 яшьтән балалар приют участогында эшли: яшелчә һәм чәчәк түтәлләрен карыйлар, приют территориясен төзекләндерәләр һәм хезмәт хакы алалар.