"Кояшкай" да тәрбияләнүчеләр янына волонтерлар кунакка килде

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә 3нче июньдә  Яр Чаллы политехника көллияте волонтерлары килде.  

Үзәк педагоглары белән бергә алар мавыктыргыч дәрес үткәрде, анда тугыз реабилитант бик теләп иҗат белән шөгыльләнде.

Акциянең максаты балаларда иҗади потенциал һәм пумала, буяулар белән эшли белүне үстерү иде. Соңыннан балалар дуслары белән истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International