Җәйнең беренче көнендә Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен күңел ачу-танып-белү квесты узды.
Бәйрәм "Остаз" социаль проекты кысаларында волонтер Басыр Ганиев тарафыннан оештырылды.
Чараның максаты - балаларга шатлыклы кәеф, яхшы мөгамәлә, уңай климат тудыру.
Әлеге чарада балалар интеллектуаль-танып-белү, спорт ярышларында һәм иҗади эшләрдә катнашты. Балалар үзләренең белемнәрен, эрудициясен, ихтыярын, чыдамлыгын һәм спортта сәләтен күрсәттеләр. Барлык сынауларны балалар зур кызыксыну һәм соклану белән узды. Бу эштә төп ярдәмчеләр - дуслык һәм ярдәмчеллек. Квестның соңгы этабында балалар "Теләкләр журналында" үз хыялларын һәм өметләрен язды.
Чара ахырында приютта тәрбияләнүчеләрне "Содексо-Евроазия" ҖЧҖ спонсорлары оештырган бәйрәм өстәле көтә иде.
Бәйрәм барлык балаларга да бик күп уңай эмоцияләр, шатлык һәм бәхетле мизгелләр алып килде.