Иҗат тормышны яхшырта

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

30нчы май көнне Түбән Каманың “Шәфкать” социаль тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен газетадан үреп әйберләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Үзәкнең хезмәт буенча инструкторы Ирина Караева иҗатның бу төре турында яхшылап аңлатты. Өлкән яшьтәге кешеләр hәм инвалидлар өчен мондый дәрес башта катлаулырак булды. Ләкин дәрес аларда зур кызыксыну ятты hәм алар бик теләп мавыктылар. Кәгазьдән үреп төрле әйберләр ясау нерв системасын тынычландырырга, бармакларны хәрәкәтләндерергә ярдәм ите.

Социаль хезмәт алучылар дәресне бик ошатты. Чөнки мондый алымнар өлкән яшьтәге кешеләргә hәм инвалидрарга буш вакытларын hәм ялгызлыкларын онытырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International