5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Бүген, 5 июньдә, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көнен билгеләп үтелә. Традиция буенча бу көнне экологик юнәлешле чаралар үткәрелә.

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ольга Бывалальцева социаль хезмәт алучы балалар өчен "Планетаны чәчәкләр белән урыйбыз" дигән дәрес үткәрде. Дәрес барышында социаль педагог балалар белән берлектә учреждение территориясен яшелләндерү буенча эш алып бардылар. Балалар берьеллык чәчәкләрдән матур клумбалар ясау буенча практик күнекмәләр алды,  конструктив аралашу күнекмәләрен, партнерлык мөнәсәбәтләре күнекмәләрен алдылар.

Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Табигатьне саклагыз” дип аталган әңгәмә үтте. Яшәүчеләр экология мәсьәләләрен тикшерде, халык сынамышларына карата викторина сорауларына җавап бирде, табигать турында табышмакларга җавап эзләделәр.

Үткәрелгән әңгәмәдән соң яшәүчеләр,  интернат-йорты тирәсен җыештыруда бик теләп катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International