5 июнь көнендә Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгенең социаль педагогы "Бәхетле балачак" дигән асфальтта рәсем конкурсы үткәрде.
Тернәкләндерү курсын үтүче балалар төрле төстәге акбурлар ярдәмендә дөньяны сурәтли, үзләренең иҗади сәләтләрен, фантазиясен һәм талантын күрсәтә алдылар.
Конкурста катнашучылар үзләренең иҗади процессларыннан бик күп хис-кичерешләр һәм эш нәтиҗәсе өчен истәлекле сувенирлар ия булды. Ата-аналар үз балаларының казанышлары белән куанды.