Бүген Буа шәһәренең мәшгулльлек үзәгендә эшсезләр, шул исәптән пенсия алды яшендәге кешеләр өчен мини-ярминкә үткәрелде.
Ярминкәдә Буа муниципаль районы предприятиеләренең: “Буа машина төзү заводы ЧҖҖ, “Буа икмәк заводы” ЧҖҖ, "Русский Стандарт Водка" Буа спирт заводы, Буа икмәк заводы ЧҖҖ, "Мелиоводстрой" ЧҖҖ, Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йортының кадрлар буенча бүлеге вәкилләре катнашты.
Чараның максаты – гражданнарга туры килүче эш табарга ярдәм итү. Килүчеләргә вакансияләр тәкъдим ителде. Алар арасында инженер, кадрлар буенча әйдәп баручы инспектор, слесарь-сантехник, штамповщик, официант, диспетчер, бухгалтер, экспедитор, сатучы, эш урыннарын җыештыручы, пекарь, кондитер, буфетчы, сату һәм хезмәт күрсәтү офисы белгече һәм башка вазифалар бар иде.
Вакансияләр ярминкәсенә килүчеләр – эшсез гражданнар, пенсия алды яшендәге кешеләр, шөгыль үзәгендә исәптә торучылар һәм башкалар. Барлыгы утыздан күбрәк кеше килде.