Татарстанда "Развитие – СОПР" конкурсы старт алды

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды кече инновацион предприятиеләргә спорт, шәһәр мохите, экология һәм социаль эшкуарлык өлкәсендә фән сыйдырышлы продукциянең яңа төрләрен эшләү һәм үзләштерү буенча инновацион проектларны гамәлгә ашыру кысаларында НИОКР башкаруга финанс ярдәме күрсәтү максатында үткәрелә торган "Развитие – СОПР" (социаль юнәлешле проектлар) конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә.

Конкурс "Кече һәм урта эшкуарлык акселерациясе"федераль проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

Программа буенча гаризалар 2019 елның 15 июленә кадәр фондның автоматлаштырылган системасы аша түбәндәге адрес буенча кабул ителә: http://online.fasie.ru.

Конкурста катнашу шартлары тулырак  монда>>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International