Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 324 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 43 кешегә кимрәк.
Бу атнада Яр Чаллыда (+19), Алабугада (+4), Яшел Үзәндә (+2), Менделеевскида (+4), Түбән Камада (+25) һәм Кама Аланында (+3) эшсезләр саны арткан. 2019 елның 5 июненә әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 141, 414, 461, 65, 958 һәм 372 эшсез исәптә тора.