2019 елның 5 июненә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 11 880 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 158 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,58 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 45 328 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 797 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,26 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 470 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 445 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 20 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.