Күп балалы гаиләләргә ерак араларга йөрүче поездларга 20 % ташлама бирелә

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

2019 елның 31 июненнән күп балалы гаиләләргә дәүләт эчендәге поездларның купе вагоннарында июнь һәм июль айларында (өлкәннәргә һәм 10 яшьтән 17 яшькәчә булган балаларга)  йөрү өчен 20 процент ташлама тәкъдим ителәчәк. 

Биш яшьтән кечерәк балалар бушлай (әгәр бала аерым урын алып тормый икән), ә 5 яшьтән алып 10 яшькә кадәр балалар тарифы буенча сәяхәт итә.

Ташламалы билетларны күп балалы гаилә таныклыгын күрсәтеп "ФПК" АҖ кассаларында гына сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International