29 һәм 31 май көннәрендә Тәтеш районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Е.Курков раслаган график нигезендә, социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендәге гаиләләргә ведомствоара сәфәр үткәрелде.
Ведомствоара комиссия составына опека һәм попечительлек секторының баш белгече Л.Краснова, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Н.Мулюкина, ПДН инспекторы Г.Козлова, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары һәм белгечләр дә керде.
Рейд барышында Бакырчы, Биденьга һәм Сөендек авыл җирлекләре территориясендә яшәүче 14 гаиләнең торак-көнкүреш шартлары тикшерелде. Аның нәтиҗәсендә ике гаиләдә ата-ана вазифаларын тиешенчә башкармау ачыкланды, тиешле чаралар күрелде. Барлык гаилә әгъзалары белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелде.