Балтач районында "Чын күңелдән" юбилей хәйрия чарасы узды

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Радик һәм Асия Закировлар гаиләсе 31 майда "Чын күңелдән" дигән хәйрия чарасы үткәрделәр. Мондый  хәйрия традициясен әлеге гаилә 15 ел рәттән оештыра. Бәйрәмдә 169 инвалид бала һәм аларның әти-әниләре катнашты.

 Бәйрәм Закировлар гаиләсе пекарнясында җитештерелә торган татлы күчтәнәчләр белән чәй эчүдән башланды.

 Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, "Волонтер" балалар үзәге активистлары һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә балаларга күңелле уеннар оештырды. Ә аз хәрәкәтләнә торган балалар өчен  махсус уеннар үткәрелде.

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Гайнетдинов күпьеллык хәйрия эшчәнлеге, инвалид балаларга игътибар күрсәткәннәре өчен Закировларга рәхмәт белдерде. "Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте" Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы рәисе Р. Ганибаев исеменнән һәм Балтач районы башлыгы Р. Нотфуллин исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Барлык катнашучылар өчен дә дулкынландыргыч һәм көтеп алынган вакыйга иганәчеләрдән лотерея уены булды. 15 ел тулу уңаеннан лотерея отышлы булды. Барлык балалар да Асия һәм Радик Закировлар, Рамил һәм Галия Закировалар, Гөлнара һәм Рөстәм Хөснетдиновлар гаиләсеннән көтелгән бүләкләрен алды (телевизор, планшетлар, йомшак уенчыклар, китаплар һәм башкалар).

Балтач шәһәр тибындагы бистәсенең яшь артистлары концерт программасын тәкъдим итте.

Барлык инвалид балаларга, концертта катнашучылар бүләккә азык-төлек пакетлары таратылды. Чарада катнаша алмаганнарга бүләкләр өйләренә тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International