Балаларны яклау көне алдыннан "Тәтеш балкышы" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы мәйданда күңелле музыка уйнады, балалар күңел ачты.
Бәйрәмдә балалар төрле конкурсларда, күңелле уеннарда катнашты. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучыларны "Балачак – мин һәм син!" бәйрәм программасына чакырды. Балалар табышмаклар чиште, бәйрәм белән ассоциацияләнгән рәсемнәр ясады, бию флэш-мобында катнашты.
Барлык катнашучылар да биремнәрне уңышлы үтәде. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде, барысы да бүләкләр алды, ә балаларның елмаюлы йөзләре бәйрәмнең уңышлы узуы турында сөйли.