Казанда "Балачак дөньясы. Казан" күргәзмәсе узды

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре “Казан ярминкәсе” ААҖ базасында “Балачак дөньясы.Казан" 12нче махсус күргәзмә эшендә катнашты.

Күргәзмә кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары яшүсмерләргә һөнәри үзбилгеләнүдә ярдәмгә һәм балигъ булмаган балаларның интернет бәйлелекген ачыклауга юнәлдерелгән экспресс-диагностика уздырдылар.

Җәйге ял вакытында балаларның юл һаләкәте профилактикасы, урамда һәм юлда үзләрен имин тоту культурасын тәрбияләү максаты белән социаль эш буенча белгечләр “Светофор-безнең дустыбыз” гаилә чарасы оештырды. Күргәзмәгә килүчеләр “Балаларның урамда үзләрен имин тоту кагыйдәләре” викторинасында, яктылыкны кире кайтаручы “Смайликлар” стикерларын әзерләү буенча иҗади остаханәдә катнаштылар.

Күргәзмә барышында шулай ук  әти-әниләргә  “Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге күрсәтә торган хезмәтләр турында тематик мәгълүмати буклетлар  таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International