30 майда Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгендә шәһәр һәм районның эш бирүчеләре катнашында "Хезмәтне саклау. Коллектив килешүен теркәгәндә очрый торган төп хаталар. Коллектив килешүе пунктларын үтәү буенча якларның җаваплылыгы" дигән түгәрәк өстәл узды.
Хезмәтне саклау буенча түбәндәге актуаль сораулар кузгатылды:
- Хезмәтне саклау өлкәсендә үткәрелүче төп чаралар;
- Хезмәтне саклау буенча чаралар планы әзерләү;
- Эш урыннарында хезмәт шартларын махсус бәяләүне үткәрү мәсьәләләре.
Түгәрәк өстәл катнашучыларына теркәү тәртибе, коллектив килешүен теркәгәндә очрый торган төп хаталар, шулай ук коллектив килешүе пунктларын үтәү буенча якларның җаваплылыгы хакында мәгълүмат җиткерелде.
Мәшгульлек үзәге белгече коллектив килешүенә хезмәткәрләрне (шул исәптән, пенсиягә чыгу яшендә булучыларны) диспансеризацияләү, аларны тукландыру һәм дәвалауны оештыру чаралары, чакырылыш буенча хәрби хезмәттән кайткан гражданнарны элеккеге эш урынында торгызу мәсьәләсе һ.б. буенча киңәшләр бирде.