Питрәч муниципаль районы “Шатлык” социаль приютында балигъ булмаган балаларны туган гаиләсенә кайтару һәм авыр тормыш хәлендәге балалар өчен гаиләне саклап калу максатыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре белән тыгыз эш алып барыла.
31 майда Лаеш районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы директоры һәм белгечләре, Питрәч районы социаль яклау бүлеге башлыгы, приют белгечләре составында чираттагы түгәрәк өстәл утырышы узды. Лаеш районының авыр тормыш хәлендәге 3 гаилә тикшерелде: гаилә белән эшләү нәтиҗәләре каралды, балигъ булмаганнар белән тәрбия эшчәнлеге проблемалары күтәрелде, ата-аналарга киңәшләр бирелде. Традиция буенча, Лаеш муниципаль районының "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балаларны бүләкләр белән сөендерде һәм якынлашып килүче Халыкара балаларны яклау көне белән котладылар.