Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көнен бәйрәм итү матур традициягә әверелеп бара.
Көн күңелле үтте, иртәдән үк үзәк территориясендә балалар музыкасы яңгырады. Казан федераль университеты студентлары бәйрәмгә ямьлелек һәм үзенчәлекле төсмер бирде, алар балаларны клоун костюмнарында каршы алдылар. Өлкәннәр дә матур костюмлы геройлар белән фотога төшәргә ашыкты. Асфальтта рәсем конкурсларында, эстафеталарда катнашу бәйрәмне онытылмаслык итте.
Һәр бала бүләккә сабын куыклары һәм "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында хәйрия концертына билетлар алдылар.