Ел саен җәйнең беренче көнендә - Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә.
31 майда Кама Тамагының “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең волонтерлары белән берлектә "Кечкенә балалар зур планетада" дигән чара үткәрде.
Чара барышында балалар "Җитезлек", "Шардагы нәни кыз", "Букет җыю", "Умарта", "Кояшка кадәр сикерү" һ.б. кебек төрле конкурсларда катнашты. Шулай ук Фиксиклар биюе биеделәр һәм табышмакларга җавап бирделәр.
Ә бәйрәмнән соң катнашучылар чәй табыны янына чакырылды. Аларны хәйриячеләр сыйлады.