"Чишмә" комплекслы үзәгендә инновацион технологияләр

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Теләче муниципаль районының "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә хәзерге вакытта 153 өлкән яшьтәге кешегә хезмәт күрсәтелә.

Аларга 20 социаль хезмәткәр социаль көнкүреш хезмәте күрсәтә. Халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен социаль хезмәткәрләр үз эшләрендә инновацион технологияләрне актив куллана. Ретротерапия, гарденотерапия, библиотерапия, тылсымлы клубок, скандинавия йөреше кебек технологияләрдән өлкән яшьтәгеләр аеруча актив файдалана.

Язгы чорда гарденотерапия тагын да актуальләшә. Өлкәннәр социаль хезмәткәрләр белән берлектә үзләренең палисадникларына чәчәкләр утырталар, клумбалар ясыйлар, бакчаларда яшелчәләр утырталар. Гарденотерапия өлкәннәрне яшәртеп җибәрә, алар эшнең нәтиҗәсе белән шатланалар һәм горурланалар. Моның өчен алар социаль хезмәткәрләргә рәхмәтле.

 Барлык инновацион технологияләр өлкән гражданнарның социаль, психологик һәм физиологик хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән. Көндәлек эш технологиялар белән урелеп баргач, эш тәртибенә бер яңалык кертеп жибәрә. Өлкәннәргә мондый эш тәртибе бик яхшы нәтижә бирә. Кулланыла торган технологиянең уңай нәтиҗәсе: хезмәт күрсәтүчеләр арасында тулы күләмдә аралашу, эмоциональ кәефне һәм гомуми кәефне яхшырту, тормыш тонусын гомуми күтәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International