Беренче җәйге бәйрәм, Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Югары Ослан "Өмет утрауы" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре өйдә тернәкләнү узучы һәм сәламәтлекләре буенча балалар учреждениеләренә йөрмәүче нарасыйлар өчен бәйрәм оештырды.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балаларга театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, хәйриячеләрдән бүләкләр тапшырдылар һәм балаларга һәм аларның әти-әниләренә сәламәтлек, игелекле һәм якты кешеләрнең аларның юллары һәм теләкләре тормышка ашуын теләделәр.
Арчаның "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан балаларга күңелле конкурслар, хәрәкәтчән уеннар, мастер-класслар һәм татлы призлар әзерләгәннәр.
Матур чараны оештыруда Казан федераль университеты студентлары һәм "Супер " такси хезмәте дә катнашты, балаларга бик күп һава шарлары бүләк итте. Чарада барлыгы 50 кеше катнашты.
Ә Баулыда балаларны яклау көне алдыннан һәм "Нык гаилә" проектын тормышка ашыру кысаларында "Зур планетада кечкенә балалар"дигән бәйрәм узды. Аны балалар өчен "Шәфкать" комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлеге белгечләре оештырды.
Бәйрәм уңаеннан республиканың барлык социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә дә бәйрәм чаралары уздырыла.